Буа районында төзекләндерелгәннән соң «Буа-информ» бинасы ачылды. Өч телдә иҗат иткән журналистларның “өй туеннан” безнең махсус репортаж.
Май чүлмәге тышыннан ук билгеле . Яңартылганнан соң әлеге бина танымаслык булып үзгәргән. Яңа шартларны тудыруда Район башлыгы Ранис Камәртдиновның өлеше зур.
Танылган журналистлары белән дан тоткан Буа төбәгендә тәҗрибә чылбыры өзелмәсен өчен ярдәм сорап Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәсе озак көттерми. Тантаналы ачылышта катнашкан Татарстан республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров туган җир, туган төбәк һөнәри осталыкка ирешергә беренче этәргеч бирә, каләмне чарлый дип белдерде.
Тиздән Буа радиосының мөмкинлекләре, тыңлаучылары тагын да арта. Бу хакта Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» Акционерлык җәмгыяте директоры Шамил Садыйков җиткерде.
Татарстан филиаллары арасында лаеклы эш күрсәткән Буа информ редакциясенә Татмедиа тарафыннан эш җиһазлары бүләк ителгән. Район башлыгы Ранис Камәртдинов та редакция исеменә 100 меңлек сертификат тапшырды.
Хезмәттәшләрен өй туе белән Татмедианың район филиаллары җитәкчеләре дә котлады. Үзләре дә безнең өчен үрнәк, эш урыны да көнләшерлек булган дип соклануын белдерде журналистлар.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең бу филиалы да берничә төр гаммәви чараны берләштерә. Биредә «Буа ТВ» телевидениесе, радио һәм өч телдә нәшер ителүче Байрак газетасы журналистлары эшли. Безнең Яңалыклар чыгарылышы да Буа информ редакиясе белән даими хезмәттәшлектә. Форсаттан файдаланып редакциянең яңа тарихы языла башлау белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез.
Мөршидә Җиһан. Илдар Галәветдинов. Татарстан яңалыклары.