Буа районында ковидка каршы массакүләм вакцина ясату башланды. Бүгенге көнгә 80ләп кеше прививка ясаткан. Болар медицина хезмәткәрләре, укытучылар, күпләп халык белән аралашучы башка һөнәр ияләре. Хәзер коронавируска каршы сәламәт булган һәркем вакцина ясата ала. Моның өчен башта терапевтта тикшерү узарга һәм юллама алырга кирәк.
Укытучы Эльвира Сафиулина бүген ковидка каршы вакцина ясатырга беренчеләрдән килде. Яңа коронавирус инфекциясе белән моңа кадәр балалары авырган булган. Вирус эләктермәс өчен ул үзен прививка белән сакларга карага кылган. Вакцина ясатырга кичә үк язылган булган. Табиб тикшерүе үткән. Аңа вакцина кертергә ярый, дигәннәр.
Эльвира Сафиуллина: «Вакцина кешелекне кызамык, гепатит, су чәчәге кебек авырулардан коткарган. Шуңа күрә мин вакциналаштыруга ризалашырга кирәк, дип уйлыйм. Чөнки мин моннан соң бу авыру белән каты авырмабыз, дип уйлыйм. Кичерсәк тә, бары тик җиңел формада гына.»
Укол рәвешендә вакцина иңбашның өске өлешенә кертелә. Бу урынга ясарга ярамаганда, ботныэ киң мускулына кадала. Буа үзәк дәваханәсендә вакциналаштыру өчен “Гам-КОВИД-Вак” препараты кулланыла, ягъни Спутник 5.
Буа үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм Сәмәрханов: » Монда коронавирус турында мәгълүматны күчергеч булып аденавирус тора. Без аның белән барыбыз да авырган. Ул коньюктивит. Куркыныч булмаган салкын тию авыруы. Аденавируска коронавирус ДНКсы элементы беркетелгән. Ул организмга эләккән коронавирусны танып, аңа каршы антитәнчекләр эшләп чыгара башлый.»
Прививка ясатканнан соң 30 минуттан ким булмаган вакыт табиб күзәтүе астында булырга тиеш.
Эльвира Сафиуллина: » Мин үземне бик яхшы хис итәм. Эчке халәтем дә әйбәт, инъекция урыны да авыртмый. Әлегә барысы да яхшы.»
Коронавирустан хәзер һәркем вакцина ясата ала. Әмма кайбер каршылыклар да бар.
Буа үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм Смәрханов: «Бронхит, гепатит, башка авырулар белән авырулар кискенләшкәндә, салкын тигәндә, башка кайбер очракларда прививка ясатырга ярамый. Бүгенге көнгә прививка ясатучыларда чит күренешләр күзәтелмәде. Бары тик температураның 37дән азрак күтәрелүе кебек алдан көтелгән реакция гына күзәтелде. Ике-өч көндә ул бетте.»
Татарстанга февраль ахырына кадәр тагын 190 мең доза вакцина кайтуы көтелә. Шуның 2 меңгә якыны – Буа үзәк дәваханәсенә.
Камилә Мусина, Айрат Насруллов Татарстан яңалыклары.