Буа районында актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен «Sky Park» барлыкка килде — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Буа районында актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен «Sky Park» барлыкка килде

15.10.2020

«Sky Park» әзер һәм кунаклар көтә. Буа районында актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен «Sky Park» дигән яңа иҗтимагый киңлек барлыкка килде. Ул бөтен гаилә өчен актив ял итү паркы.  Биредә кунакларга ял итүнең берничә варианты тәкъдим ителә. Паркта трассалар буенча нинди каршылыклар үтәргә кирәклеген хәбәрчебез дә күреп кайтты.

Күпсанлы бау күперләре, канатлар — алар ярдәмендә маршрутның аерым участокларын узарга мөмкин. Буалылар каршылыклы трассаларны  сынап карарга өлгерде инде.

Новости СМИ2

Камилә Фәйзуллина: “Миңа монда бик ошады, мин монда сеңлем һәм апам белән килдем. Монда ик яхшы, саф һава. Төрле сынаулар, авырлары, җиңелләре дә бар. Мин зур һәм кечкенә сынауларда булдым, миңа күбрәк ошады зурда”

Назгөл Җаббарова: “Миңа бик кызык һәм шул ук вакытта бераз куркыныч та иде, чөнки анда бик биек иде. Сынауларны узарга бераз авыррак булды”

Мондый мәйданчык барлыкка килүгә  әти-әниләр да шат, бу балаларны физик яктан ныгыта, дип саный алар.

Фирдәвес Галәветдинова: “Бик каты матур, ошый. Урманыбыз да матур бөтен уенчыкларыбыз да матур, бөтен әйбер килешә. Яхшы киендерәләр, каршы алалар. Мондый әйбер  күптән кирәк иде. Менә балаларга бик яхшы булды инде. Балалар барысы да шунда гына киләләр хәзер. Без дә килдек, икенче көн инде”

Новости СМИ2

Фирдәвес Галәветдинова: “Бу спорт төре физик яктан да чыныгырга бик әйбәт. Балалар өчен бик яхшы”

Сеанс вакытында кунакларга махсус экипировка бирелә, ә маршрутны узуны инструкторлар контрольдә тота. Биредә ял итүнең берничә варианты тәкъдим ителә. Илназ Латыйпов, өлкән инструктор: “Бездә 3 трасса бар, алар катлаулылыклар буенча аерыла. Монысы иң кечкенәсе, ул җирдән бер метр биеклектә, биредә 8 каршылык. Урта трасса бар – ул җирдән 2 метр биеклектә, анда 10га якын каршылык үтәргә кирәк. Иң биеге – 4,5 метрлысында шулай ук 10 каршылык. Баулы, канат юлыннан каршылыклар үтәргә кирәк булган юллар бар”

“Sky Park” агымдагы елның 10 октябрендә ачылды. Бүгенге көндә анда 200гә якын кеше булырга өлгергән инде.

Новости СМИ2

Гөлия Козырева, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы урынбасары: “Буа муниципаль районы башлыгы ярдәме белән Sky Park эшли башлады. Бу – актив ял һәм саф һавада шөгыльләнү өчен  иҗтимагый киңлек. Парк эш көннәрендә көндезге 14.00 сәгатьтән кичке 5кә кадәр, ял көннәрендә иртәнге 10нан кичке 5кә кадәр эшлиячәк”

Сүз уңаеннан, мондый форматтагы парклар республикада бары тик дүрт районда гына бар иде. Буада — бишенче.

Алсу Сәмигуллина, Гакыйл Камалетдинов.  Татарстан яңалыклары.

 

 

 

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Октябрь уртасында да әбиләр чуагы

Октябрь уртасында да әбиләр чуагы

Республика поликлиникаларында  авырулар саны арта

Республика поликлиникаларында  авырулар саны арта

17 октябрдә башкала активистлары Бишбалта бистәсе янындагы Казансу елгасының яр буен чистартуга кушыла ала

17 октябрдә башкала активистлары Бишбалта бистәсе янындагы Казансу елгасының яр буен чистартуга кушыла ала

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+