Узган уку елындагы эшне бәяләү һәм быелгы уку елына төп юнәлешләрен билгеләү, проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен Буа районы укытучылары конференциягә җыелды. Еллык эшләренә нәтиҗә-йомгак буларак һәр ел үтә торган чараның быелгы үзенчәлекләре белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштырыр.
Әнә шулай танатаналы рәвештә башланды укытучыларның август киңәшмәсе. Иртәгә кыңгыраулы мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче 28 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфель бүләк ителде.
Ильнира белән Әскәр Буа шәһәре лицей- интернатының башлангыч сыйныфына укырга бара.
Гүзәлия Галимова Буа шәһәре лицей- интернатының башлангыч сыйныфлар укытучысы
Җиң сызганып эшләргә районның 32 мәктәбе дә әзер. Әнә нинди бай күргәзмә белән каршы алды укытучылар конференция кунакларын .
Алсу Хөснетдинова академик Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мәктәп укучыларының кул эшләре күргәзмәсеннән үк остазларның ни дәрәҗәдә үз хезмәтләренә бирелгәнлеге сизелә.
Гүзәл Салаватова мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе
Буа районы мәгарифенең төп максаты киләчәк кешесен тәрбияләү, сыйфатлы һәм һәр укучы үзләштерердәй белем бирү. Бу хакта мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Ханбиков хисап чыгышында җиткерде.
Шул ук фикерләрне районнның башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов та куәтләде.
Ранис Камәртдинов Буа районының башкарма комитеты җитәкчесе
Буа районы мәктәпләрен 32 укучы медальгә тәмамлаган, алар арасында Бди имтиханнарын 100 балга бирүче дә бар. Ә бу исә буа районын мәктәпләрендә эш тәҗрибәсе белән үрнәк булган укытучылар эшли дигән сүз.
Илсөяр Шәрәфетдинова Югары Лашчы мәктәбе директоры
Рөстәм Бикмуллин Яңа Чәчкап урта мәктәбе директоры
Буаның үзендә социаль иктисадый, технологик һәм универсаль профильле мәктәпләр эшли. Югары уку йортлары, бигрәк тә аграр унииверситет белән хезмәттәшлек итәләр.
Районның елдан- ел мәгариф өлкәсендә яхшыра барган күрсәткечләрен ассызыклап Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев балалар бакчасыннан ук берничә тел укытуга игътибар арттырыга кирәклеген искәртте. Күркәм гадәт буенча укытучыларга рәхмәт хатлары да бирледе.
Гөлнара Исмәгыйлева Зур Фролово мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укытучылар хезмәтенең бәһасезлеген, аеруча соңгы ярты елда дистанцион рәвештә булуга кармастан ал дими, ял дими эшләвен, Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров та билгеләп үтте. Өч укытучыга якташлык җәмгыяте исеменнән акчалата бүләк тапшырды.
Якташлык җәмигыяте тарафыннан шулай ук быел Буа районы мәгарифке тарихына багышланган тирән эчтәлеле китап та дөрья күрде. Гомумән август киңәшмәсе башланыр алдыннан укучыларга өләшенгән мәктәп букчаларын алуда да ярдәм иткәннәр.
Ирек Закиров “Буа якташлык җәмгыяте” президенты, “Татагропромстрой” оешмасы генераль директоры
Быел районага 9 яшь белгеч эшкә кайткан. Ләкин шулай да математика һәм инглиз теле укытучыларына кытлык сизелә. Өметләрне районның максатчан укучы 14 студентлары аклар дип ышаналар.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары. Буа районы.