Урманнарга керү катгый тыела. Республикада 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим дәвам итә. Моннан тыш, 5 июньгә кадәр Буа районы сулыкларында балык тотуны да чикләгәннәр. Тулырак хәбәрчебез Ранис Әхмәтшин әзерләгән сюжетта.
Бер кешегә ике элмәктән дә артык түгел. Мондый шартны һәвәскәр балыкчылар үтәргә тиеш. «Уылдык чәчү” операциясе 25 апрельдә үз көченә керде. Хәтыйм Гайнетдинов билгеләнгән кагыйдәләрне бозмый, дип ышандыра.
Штрафлар да быелгысы елдан арткан. «Уылдык чәчү» вакытында кагыйдәне үтәмәгән өчен хокук бозучыларга 2 меңнән 4 мең сумга кадәр акча түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, тәүлеклек балык тоту нормасы бар.Хәзер ул бер кешегә 5 килограмм тәшкил итә.
«Зөя буйлары» табигать тыюлыгы башлыгы Илнур Гыйбадуллин: «Әгәр дә кармакта өченче элмәк бар икән,бу инде закон бозу дигән сүз.Штраф салына.Балыкчылардан елга убйларында учак якмауны сорар идем. Ут агачларга кабарга мөмкин. Бу үз чиратында урманда янгын китереп чыгарырга сәбәп булып тора»
Балык тотучыларга тыю өлешчә генә салынган булса да, шашлыклар кыздыру бөтенләй гамәлдән чыгарыла. Хәзер Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре закон бозучыларны көн саен профилактик рейдлар вакытында ачыклыйлар.
Буа урманчылыгының урманны саклау һәм яклау инженеры Михаил Егоров: «Урманчылык буенча әлегә зур тәртип бозулар күзәтелми. Шулай булуга да кармастан, без һәр көнне иртән һәм кичен рейдлар уздырып торабыз»
Урман янгыннарын булдырмас өчен Буада быел 15 километр өр-яңа полоса булдырылган. 90 километр юл төзекләндерелгән. Моннан тыш, Буа районында урман янгыннарын сүндерү буенча өч пункт булдырылган. Алар барлык янгынга каршы инвентарь белән тулысынча җиһазландырылган.
Ранис Әхмәтшин Айрат Насруллов.