Буа районы “Наратлык” сәламәтләндерү лагерында шушы көннәрдә 180 баланың беренче ял сменасы башланды. Дуслар даирәсендә ял, уеннар, кызыклы аралашу.
Бүген “Наратлык”та ял итүчеләрнең көн графигы аеруча тыгыз. Иртәдән бирле барысы да минутлап язылган. Быел урман кочагында өченче ел ял итүче Камил Прокуратов калган көннәрнең дә кызыклы үтәчәген белә.
Булат Шакиров “Наратлыкта” үскән, дисәң дә була. Яшүсмер 2016 елдан бирле бер җәйге каникулда да бирегә килми калганы юк.
Мин монда беренче, икенче, өченче сменаларда ял итәм. Иң кызыгы икенче сменада була. Кичке дискотекалар бик ошый. Башка чаралар да бик кызык үтә.
Надежда Игошина өчен балалар лагерендә эшләү тәҗрибә мәктәбе. Булачак педагог биредә әйдаман вазифасында өченче ел берничә смена эшли. Балалар белән уртак тел табарга өйрәнә.
Лагерьда көндәлек чарлардан тыш аларны планлаштырылган график буенча төрле урыннарга экскурсияләргә алып бару да карлаган. Мәсәлән, музейга, театрга боз сараена. “наратлык” лагере җитәкчесе Евгения Корунова әйтүенчә, бала лагерьда тулы ял алырга тиеш.
Балалар ялын тулы кыйммәтле итү өчен тулы составлы персонал эшли. Педагоглар, ашчылар, медицина хезмәткәрләре һәм хуҗалык эшчеләре.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары