Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлне яңартырга, шулай ук урамнарны экономияле яктырткычлар белән тәэмин итәргә, спорт мәйданчыгын булдырырга. Быел Буа районы Кайбыч авыл җирлегендә яшәүчеләр әнә шушы программаларда катнашырга исәпли. “Чиста су” программасы буенча да эшлиселәре бар әле. Ә үзара салым акчасына авыл ураманарындагы юлларны тәртипкә китерергә җыеналар.
Кар туздырып машинада элдерткән Фәиз Садыйков яши торган урам авылда иң проблемалы урамнарын берсе булган. Язын, көзен юлда йөрү бер газап булса, кышларын икеләтә нужа чиккән алар. Авылларда эшләп килүче үзра салым программасы гына бу хәлне уңай якка үзгәрткән
Фәиз Садыйков: ”Машина белән чыгып булмый иде элек, быкырдык иде. Хәзер әйбәтләнде. Юллар салгач, нормальләште.Чыгып була, йөреп була”.
Кайбыч авыл җирлегенә барлыгы 3 авыл карый. Үзарасалым акчасына Кыр Әнәлесендә 100м, Югары Наратбашта 182м, Кайбычның үзендә өч урамына таш өслекле юллар салганнар. Бу максатларда барлыгы 1млн 30сум акча тотылган.
Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова: ”Бу 1нче май урамында 78 м юл салынды. 2020нче елда без бу урамны төгәлләргә уйлыйбыз. Быел һәр кешедән 500 сум акча җыячакбыз. Бу безнең киләчәктә юлларны тагын да төзекләндерү өчен кулланылачак”.
Кайбычлылар халыкның активлыгы ярдәмендә үзара салымның 65% җыеп алуга ирешкәннәр инде. Башка социаль программаларда да актив катнашалар.
Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова: “Безнең авыл җирлегендә, Кайбыч авылы өчен, 996мең сум акча каралган. Яз җиткәч,Сугыш ветераннарына куелган һәйкәлне яңартачакбыз”.
Юллар булгач уты да кирәк. Бу өлкәдә аларга Президент программалары ярдәмгә килә. Урамнарга экономияле ут яктырткычлар куярга исәпләре. Моның өчен 1млн 500мең сум акча тотылачак. 2020нче елда “Чиста су” программасы кысаларында авылны кабат сыйфатлы су белән тәэмин итәргә исәпләре.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.