Бу чишмә — табигатьнең кечкенә генә могҗизасы. Әнәс Гайнуллин фикеренчә, чыганакны саклау, үткән белән бәйләнешне ныгыту. Каенлык авылы элек-электән чишмәләре белән дан тоткан. Аларны санап бетерерлек кенә түгел. Бу судан һәрвакыт авылныкылар файдалана.
Бу урын белән минем гомерем бәйле, — дип сөйли Гөлүсә Ханмурзина. Килен булып төшкәч тә үз иткән ул әлеге чишмәне.
Чишмәләрне төзекләндерүгә шушы авыл егете Зарифулла Ханмурзин алынган. Ул бу чыганакны мәрхүм әти-әнисе истәлегенә багышларга булган. Ир барлык чыгымнарны үз өстенә алган.
Аларның проектын Зарифулла Ханмурзинның улы ясаган. Чишмә, гомумән, заманча һәм бик уңайлы булачак.
Яңарту эшләре бу этапта төгәлләнми әле. Якын киләчәктә Зарифулла Ханмурзин чишмәгә килү юлына таш җәяргә, ян-як территориягә ут баганалары куярга планлаштыра.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов. Татарстан яңалыклары