Буа районы хуҗалыкларында чәчү артыннан ук икенче агрочара – үсентеләрне эшкәртүгә тотындылар. Чүп үләннәренә каршы 9800 гектардан артык мәйданда үсемлекләр эшкәртелгән инде. Бу барлык мәйданның 14 процентын тәшкил итә. Хуҗалыкларда бу уңайдан эш нигездә уҗым бодае кырында бара. 13197 гектарда игелүче әлеге культураның яртысына диярлек гербицид сиптерелгән. Уҗымнарны авыруларга каршы эшкәртү алымнары алдагы материалда.
“Дружба” агрофирмасынының язгы бодай басуы. Биредә уҗым бодаен һәм шикәр чөгендерен чүп үләннәренә каршы эшкәртәләр. Агрофирма директоры Радик Гыйсмәтов әйтүенчә, моңа өч сиптергеч җәлеп ителгән. Аларның берсе бодай, икесе – чөгендер кырында.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 майга чүп үләннәренә каршы эшкәртү 9808 гектарда башкарылган. Бу барлык мәйданның 14 процентын тәшкил итә. Хуҗалыкларда бу уңайдан эш нигездә уҗым бодае кырында бара. 13197 гектарда игелүче әлеге культураның яртысына диярлек гербицид сиптерелгән.
Уҗымнарны беррәттән карбамид белән яфрактан да тукландыралар. Суны эретмә узелыннан ташыйлар.Үсентеләрне эшкәрткәндә суның температурасы 10 градустан түбән булмаска тиеш. Химик препаратлар тиешенчә эшләсен өчен шулай ук һава температурасы һәм җил тизлеге дә исәпкә алынырга тиеш.Шулай ук аграрийлар терлекләрне яшел азык белән дә тәэмин итүгә кершәчәкләр.
Буа районы Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камәртдинов: ”Бүген район басуларында бөртекле һәм кузаклы, техник культураларга минераль ашламалар кертү, корткычларга каршы көрәш алып барыла.1 гектарга 77 кг исәбеннән менираль ашламалар кертелә.Субсидиягә ашлама сатып алуны да дәвам итәбез.”