Бу атнада Казан паркларында һәм скверларында өмәләр башлана. Иртәгә 20 нчы апрелдә Балыкчы бакчасында. Комсомол күле территориясендә, Казан гаилә үзәгендә, Горки _әмәт урманында, Җиңү паркында өмәләр оештырыла. Барлык тиешле инвентарь – перчатка, чүп тутыру өчен капчыклар, тырмалар – урында бирелә.Шулай ук киләсе атнада да өмәләр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 20 нче апрельдә санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында гомумшәһәр өмәсе уза. Төп игътибар сулыкларның яр буе зоналарын һәм урман полосаларын чистартуга бирелә.