Татарстан Президентының Дәүләт Советына 2023 елга юлламасында киләсе ел республикада милли мәдәният һәм халык традицияләре елы дип игълан ителде. Ул Татарстан халыклары Ассамблеясы алдына да җаваплы бурычлар куйды.
Гео Казан
Ассоциация рәисе урынбасары, Татарстан халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфирында шушы бурычларны бәян итте. Республикададагы милли-мәдәни автономияләр эшчәнлеге, 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көненә билгеләнгән төп чараларга тукталды. Урыннардагы халыклар дуслыгы йортлары эшчәнлеген яхшырту буенча тыңлаучыларның тәкъдимнәрен язып алды.