«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Mинбәр» татар-дини театрының «Мәдрәсә- белем чишмәсе» исемле дини концерты узды. Театральләштерелгән чараны хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
Узган гасыр башындагы мәдрәсәләрнең дини-дөньяви белем бирүгә керткән өлеше бихисап. Ильяс Халиков фикеренчә, шәкертләргә әдәп-әхлак тәрбиясе дә сеңдерелгән. Шушы тәрбияви кыйммәтләр театральләшкән-концертның төп шигаре итеп алынган. Вакыйга заман мәдрәсәсендә бара. Дини җырлар, мөнәҗәтләр, видеоклиплар аша мәдрәсәләрнең белем һәм тәрбия чишмәсе икәне аңлатыла.
Концерт барышында тормыш- яшәеш белән бәйле мәсьәләләргә кагылышлы вәгазьләр дә әйтелде.
Тамашачылар өчен оештыручылар сюрпризлар да әзерләгән иде. Дини тамашага килүче һәркем билет номеры аша лотереяда катнашты
Мәдрәсә-белем чишмәсе дип аталган дини тамашаны республикабызның районнары тамашачысына да тәкьдим итәргә җыена «Минбәр» дини театры.
Илзия Хисмәтуллина, Эльвира Минәхмәтова, Ирек Хәмидуллин.Татарстан яңалыклары.