Эчәргә дә, юынырга да, керләр юарга да, хәтта үсемлекләргә сибәргә дә яраксыз. Тукай районының Белоус бистәсендә яшәүчеләр үзләрендәге суның сыйфатын нәкъ менә шулай тасвирлый. Алар «Чаллы Водоканалы» ннан бистәгә кадәр магистраль суүткәргеч төзү мәсьәләсен хәл итүне сорыйлар. Җирле халык проблемасын без дә өйрәндек.
Юлия Малыгина гаиләсе белән Белоус бистәсендә 7 елдан артык яши. Су проблемасы һәрчак булды, ди. Тукай районы хакимияте халыкны артезиан суы белән тәэмин итәргә узган ел ахырына ук вәгъдә иткән. Тик ул сүздә генә калган. Халык һаман сыйфатсыз судан интегә.
Белоус бистәсендә яшәүче Юлия Малыгина: “Без мондый начар судан гел файдалана алмыйбыз бит, безнең гозергә колак салучы да юк. Барысы да булыр дип, эш әлегә буш вәгъдәдән ерак киткәне юк. Чиста су тутырырылган савыт куярга тиешләр иде, анысы да юк.
Авыл кешеләре сүзләренә караганда, бистәдәге су нормаларга туры килми, алар хәтта бәйсез экспертиза да үткәргән, тикшерү аларның шиген раслаган. Су эчәргә, юынырга, керләр юарга гына түгел, хәтта түтәлләрдәге үсемлекләргә сибәргә дә яраклы түгел. Усемлекләр аңлашылмый торган пленка белән каплана. Суны сатып алырга яки чишмәдән ташырга туры килә.
Бу судан соң савытларга юшкын утыра. Кер, савыт-саба юу машиналары ватыла, торбалар күгәрә.
Белоус авылында яшәүче Радик Гәрәев: «Сантехниканы, торбаларны ремонтлау өчен трактор ялларга туры килде. Өч ел үткәч, кабат шул хәл, бөтен торбаларны алыштырырга булдым. Тагын зур суммада акча тотарга туры килде, янә трактор, тагын эшчеләрне үз хисабыма ялладым.
«Закон нигезендә 2015 елдан бирле хәзергә кадәр бистәдә су белән тәэмин итүче оешма юк. Халыкны су белән тәэмин итүгә килешүләр төзелмәгән. Челтәрләр 2018 елдан бирле баланста торса да, халык үенә үзе хезмәт күрсәтә. Барлык өзеклекләр, барлык аварияләр халык хисабына бетерелә.
Халык яңа магистраль суүткәргеч төзү өчен тырыша. Без Тукай районы хакимиятенә запрос ясадык. Әлегә җавап юк. Вәгъдәне күпме көтәргә туры килер, билгеле түгел.
Розадия Фәхретдинова, Татарстан яңалыклары, Тукай районы.