14 августта Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Казанда чаралар “Урам”экстрим паркында, су спорт төрләре үзәгендә һәм Горький паркында оештырыла. Төрле программа тәкъдим ителә. «Урам» паркында күп кеше катнашында күнегүләр үткәрү, спорт төрләре буенча күрсәтмә чыгышлар уздыру күздә тотыла. Шул ук көнне Җилкәнле спорт буенча Казан чемпионаты да узарга тиеш. Пляж спорт төрләре мәйданчыгында волейбол, гандбол һәм регби буенча ярышлар оештырыла. Бәйрәмнең төп кунаклары – атаклы спортчылар -УНИКС, Казаночка, Зенит, Динамо волейбол клублары уенчылары, регби осталары булачак. Һәркем үзен спорт ярышларында сынап карый ала.