Бу көннәрдә Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә яңа гына ачылган сайлау участогы буенча экскурсия уздырдылар. Әлеге сайлау участогы башкалар кебек үк, барлык кирәкле әйберләр белән тулысынча комплектланган һәм начар ишетүче һәм начар күрүчеләр өчен оештырылган, тавыш бирү өчен махсус трафаретлар булдырылган. Шулай ук урында сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары – ягни коиблар урнаштырылган , алар барлыгы Татарстанда 44 данә куелган. Алар 2 меңнән артык кеше агымына исәпләнгән участокларда гына куела, тавышларны санауның башка нокталарында кулдан башкарыла.
8 нче сентябрьдә сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр тәнәфесләрсез эшли. Үзең белән шәхесне раслаучы документлар: ягни паспорт, Эчке эшләр министрлыгыннан яки гамәлдәге хәрби билет алырга кирәк. Шулай ук өйдә тавыш бирү турында гариза биреп яки үзеңнең участок сайлау комиссиясенә шалтыратып кисәтергә була. Моны 8 сентябрь көнне көндезге сәгать икегә кадәр эшләргә мөмкин.