Бу көннәрдә башкалабызның Габдулла Тукай әдәби музеенда берьюлы 2 күргәзмә ачылды.
Рәссам Байназар Әлминовның «Балачактан таныш образлар» һәм «Күңелем Тукай белән сөйләшә дип исемләнгән күргәзмәләр бирегә килүчеләрне балачак елларына кайтырды. Күргәзмә ачылышында без дә булып кайттык.
Байназар Әлминов 20 нче гасырның дистә еллары дәвамында республиканың китап бизәлеше өлкәсендә эшләүче танылган рәссамнарының берсе. Татар әдәбияты, бигрәк тә Габдулла Тукай әсәрләре белән танышу әле дә күп кенә татарстанлылар өчен Байназар Әлминов бизәгән китаплардан башлана.Габдулла Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр аның визит карточкасына әверелә, рәссам бу юнәлештә 1936 елдан иҗат итә башлый. Һәм бу иҗатның иң югары ноктасы булып 1966 һәм 1968 елларда Тукайның «Шүрәле» һәм «Су анасы» әкият-поэмаларын бастыру санала.
Гүзәл Төхватова- Г.Тукай әдәби музее директоры
Байназар Әлминовның иң яхшы әсәрләренә тәэсирлелек хас. Татар язучыларының әсәрләренә багышлап ясалган рәсемнәре тормышчанлыгы һәм тирәнлеге белән аерылып тора. Күргәзмәдә рәссамның кырыктан артык рәсеме тәкъдим ителә. Алар арасында 1941-1942 елларда «Идегәй» татар халык эпосы буенча иҗат ителгән иллюстрацияләр сериясе дә әһәмиятле урын алып тора.
Рауза Солтанова-сәнгать фәннәре докторы
Күргәзмәдә Байназар Әлминовның оныгы Тимур да бар иде. Ул үз истәлекләре белән уртаклашты.
Тимур Кәримов -Байназар Әлминов оныгы: «Мине бабам вафат булгач кына туганмын. Мәктәптә укыган чактан бирле башкаларга бабамның фотосүрәтен күрсәткәч, дусларым, хезмәттәшләрем теләктәшлек белдерәләр. Мин Татарстан сәнгате, бабам иҗаты белән горурланам, чөнки аның иҗаты халык күңелендә яши.»
Шулай ук янәшәдәге залда, «Күңелем Тукай белән сөйләшә дип исемләнгән күргәзмә урын алган.
Биредә Байназар Әлминов исемен йөртүче 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының Габдулла Тукай әкиятләре буенча иҗат ителгән эшләре тәкъдим ителә. Билгеле, Тукайның поэтик әкият дөньясы күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә. Шагыйрьнең үлемсез әсәрләрен укыган балалар күңелләрендә дә Шүрәле белән Су анасын үзләренә генә хас кабатланмас образлар итеп кабул итә. Ике күргәзмә дә киләсе елның гыйнвар аена кадәр дәвам итәчәк.
Чулпан Әмири, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.