Бу эш атнасы озынрак булачак. Күп санлы мөрәҗәгатьләр буенча Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гыйнвар аенда күпме ял көннәре булачагын аңлатты.
Киләсе шимбә, 26 декабрь эш көне булачак, ә 31 декабрь ял көне буларак билгеләнде. Гыйнвар аенда 5 көнлек эш атнасында безне 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр каникуллар көтә.