Бу ел Татарстанда – фәнни–технологик үсеш елы. Шул уңайдан, бу көннәрдә Татарстан Фәннәр академиясендә, Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгына һәм Казан Император университетының 220 еллыгына багышланган фәнни-агарту һәм мәдәни чаралар узды. Шуларның берсе «Илебез академия фәненең Россия дәүләтен үстерүгә керткән өлеше» дип исемләнгән бөтенроссия фәнни конференциясе булды.
Конференция кунакларына һәм катнашучыларына Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгына багышланган күчмә стенд күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.Күргәзмә өч гасыр дәвамында мөһим стратегик бурычны үти торган, ягни фән тармагы Ватаныбыз хакына хезмәт итә. Россиянең югары фәнни учреждениесе төзү һәм эшчәнлеге тарихы турында сөйли.