Кама елгасы аша күпернең беренче өч өлешен тотрыклы мәйданчыкка күтәрделәр. Биредә 80 эшчедән торган эретеп ябыштыручылар, монтажчылар, мастерлар, эшчеләр һәм кранчылар бригадасы эшли. Эш 2024 елда тәмамланыр дип планлаштырыла. 1километр 300 метр озынлыктагы күперне Түбән Кама һәм Яр Чаллыны урап узуның беренче этабында төзиләр. Бу Татарстандагы Екатеринбург — Казан тиз йөрешле маршруты кысаларында — иң зур күпер корылмасы.