Татарстан җылы фронт йогынтысында, димәк, республикада плюс температурасы саклана. Бу атнада термометр баганалары плюс 15 кә кадәр күтәреләчәк. Ләкин синоптиклар кисәтә — урыны белән явым-төшемнәр, яңгырлар да булачак. Шул ук вакытта, салкын булуы да ихтимал, ләкин бу атнада түгел.