Апрель аеның уртасына да җиттек. Бу атнада синоптиклар, җәйге җылылык көтелми дип фаразлый. Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 20 метр тизлектә. Көндез һава температурасы 12 градус җылы, иртәгә 11, чәршәмбе көнне 13 градуска кадәр җылыта. Ә алга таба бераз суыта -уртача 8 градуска кадәр. Шул ук вакытта атна буе яңгырлы була, кулчатырларыгызгы онытмагыз, алар атна буена кирәк була.