Бу атнада Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча халык белән очрашулар узачак.
Бу инициативаның төп принцибы — йорт янындагы территориянең барлык ремонт эшләре халык белән килештереп кенә уза, проектны алар архитекторлар белән бергә эшлиләр. Шундый очрашуларның берсе инде бүген 18.00 сәгатьтә башкаланың Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен. Быел Казанда барлыгы 3 йөзләп йорт төзекләндереләчәк.