Бу уңайдан Татарстан Республикасы Рәисе республика халкына мөрәҗәгать итте. Хөрмәтле татарстанлылар!
15 марттан 17 мартка кадәр Россия Президентын сайлау узачак.
Күпмилләтле илебез гражданнарының үз ихтыярын белдерүе — тарихи әһәмияткә ия. Киләсе 6 елга дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәте юнәлешен билгеләячәк.
Татарстан Республикасы бүгенге көндә Россия Федерациясенең терәк субъекты, гомум икътисадның төп күрсәткечләре һәм тормыш сыйфаты ягыннан алдынгы төбәк булып тора.
Ватаныбызның куәтен ныгытуны, республикабызның алгарышына ирешүне максат иткән юлыбызны дәвам итү гаять мөһим.
Махсус хәрби операция шартларында дәүләт башлыгын сайлау — гражданнарның бердәмлеге күрсәткече булачак. Иртәгесе көннән республика буенча барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында 2мең 700дән артык тавыш бирү участогы ачылачак.
Сезне, һәрвакыттагыча, актив гражданлык позициясе белән тирәнтен һәм җитди уйланган карар кабул итәргә өндим, диелә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.