Бу атна ахырында Татарстанда күп функцияле үзәкләр офисларының эш графигы үзгәрәчәк. Бу хакта «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр интернет-порталында хәбәр ителә.
Эштәге үзгәрешләр иртәгә 31 июльдә булачак. Ул Корбан Гаетен бәйрәм итүгә, шулай ук 1 августта Казан федераль унивеситетының сервер җиһазларын урнаштыру эшләренә бәйле булачак. 31 июльдән 2 августка кадәр «Минем документлар» офислары эшләмиячәк.