Татарстанда боз вәзгыяте бик катлаулы һәм киеренке, һәм ул көннән-көн начарлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә, яңгырлар, кояш, һаваның югары температурасы бозның өске өлеше җимерелүгә китергән. Боз калынлыгы кисәк кенә 15-20 см кадәр кимеде. Коткаручылар балык тотырга яратучыларга балык тотудан тыелып торырга киңәш итә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда су басу куркынычы булган чорга, югары әзерлек режимы инде кертелде. Ул ашыгыч хезмәтләрне һәм җаваплы кешеләрне мобилизацияләүне, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметүгә һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар комплексын үткәрүне күздә тота.Быел язгы ташу чорында республиканың 10 елгасы ярларыннан ташып чыгу нәтиҗәсендә 32 торак пунктны су басарга мөмкин. Биредә Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Мамадыш, Лениногорск, Яңа Чишмә, Ютазы районнары территориясендәге тагын берничә торак пункт хакында сүз бара. Әйтик, Буа районында Зөя елгасында кар күп эрү сәбәпле, ике түбән күперне су баскан.. Күперләр буйлап хәрәкәт ябылды, тыелган билгеләр куелды, халык белән аңлату әңгәмәләре үткәрелде.
Торак пунктларның тулы исемлеге белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сайтында танышырга мөмкин..