Татарстан Республикасы сулыкларында боз кату башланды. Беренче чиратта күлләр, буалар һәм елгаларда боз катламы хасил була. Ләкин, аның калынлыгы 2 смдан артмый, бу боз өстенә чыгу, ял, спорт һәм туризм өчен җитәрлек түгел.
Бер кешенең бозга чыгуы өчен куркынычсыз булган норматив 7 см. тәшкил итә. Бу таләпне үтәмәгән өчен 1500 сум күләмендә административ штраф яный. Балыкчыларның күпләп җыелган һәм кешеләрнең бозга чыгу урыннарында барлыгы 10 коткару посты куела. Бүгенге көннән башлап, барлык муниципаль районнарда диярлек, бигрәктә сулыклар булган җирләрдә җыелма мобиль төркемнәр эшкә кереште. Аларның составына муниципаль районнарның административ-техник комиссиясе вәкилләре керә