Борынгы Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен республикабызга дөньяның төрле төбәкләреннән күпсанлы кунаклар җыелды. Туристларга музейлар, шәхси галереяләр дә махсус экспозицияләр тәкъдим итә.
Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Илнур Низамиев Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфирында шулар хакында сөйләде, музей эшчәнлегендәге яңалыклар турында тыңлаучыларның сораууларына җапаплар бирде.