Һәр өченче татарстанлы быел республиканың милли бәйрәмнәрендә булды. Нәтиҗәләрне Татарстан Рәисе каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Советта ясадылар. Киләсе елга нәтиҗәләр һәм планнар турында алдагы язмада.
Татарстан халыклары милли киемнәрдән. Алар һәрберсе Татарстан Республикасы Рәисе белән һәрберсе үз телендә исәнләшә.
Илдә милләтара мөнәсәбәтләр халыкның 80% тан артыгы уңай бәяли. Республикада традицияләрне торгызуга агымдагы елда 130 чара багышланган. Һәр өченче татарстанлы — аларда катнашып килә.
Мигрантларга ярдәм итү мәсьәләсе кискен тора, Татарстан — алар саны буенча Идел буе федераль округында лидер.
Республикада мигрантлар өчен җаваплы аерым орган төзи алалар.
Республика планканы чит ил коллегалары алдында да тота — бу ел эчендә 40 халыкара килешү имзаланды. Киләсе елда Татарстан көннәрен Иран, Әзәрбәйҗан, Мисыр, Гарәп Әмирлекләрендә үткәрәчәк. Халык кәсепләре осталарының ел буена эшләнелгән иң уңышлы проектлары да тәкъдир ителде.
Киләсе елда халык кәсепләре осталарын исәпкә алу планында. Болар барысы да милли сәясәт стратегиясен яңарту программасының бер өлеше, анда Татарстанның бурычы — халыкларның этник тиңдәшлеген үстерү.
Алия Галиуллина, Диана Дасаева, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.