16 нчы августтан алып — 23нче августка кадәр Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы көтелә.
Җыенны оештыручылар – Республиканың мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Барлыгы 130 кешенең катнашуы көтелә.Форумга гаризалар 15нче июлгә кадәр кабул ителә.
Форумда катнашучылар географиясе Россиянең төрле шәһәрләрен колачлар дип көтелә, төп темаларның берсе буларак хәйрия эшчәнлеге, хәйриячелек тарихы турында сөйләү планлаштырыла.Тулырак мәглүмат белән диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин.