Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы дәвам итә. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган дин галимнәре хәзерге заман диннәре һәм дини проблемалар турында фикер алыша. Бүген 28 октябрьдә Болгарда Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан традицион Мәүлид ән-Нәби бәйрәме дә узачак.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең инстаграм һәм в контакте социаль челтәрләрендә мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлап, видеоролик бастырып чыгарды. Әйтергә кирәк әлеге мөхтәрәм бәйрәм Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан инде сигезенче тапкыр оештырыла.
Имамнар, галимнәр, дин белгечләре Болгарга җыелып, Исламны өйрәнү һәм үстерү проблемалары буенча фикер алыша.
Илдар Галәветдинов РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе
Теләсә нинди тема дини тәгълимат белән бәйле, ул җентекләп өйрәнүне, якын килүне таләп итә. Чыннан да, нәкъ менә шушы Россия мөселман дини тәгълиматы мәктәбе ныгып формалашсын иде. Ул заман таләпләренә җавап бирергә тиеш. Бу бик мөһим.
Җыелучылар катлаулы темаларны күтәрәләр – дини каршылылкарны җайга салу, дини белем бирүне үстерү, яшь мөселманнарның тәңгәллеген булдыру. Конфессияара мөнәсәбәтләр турында да сүз барды. Әлеге күзлектән караганда, республикада дин әһелләренә уртаклашырлык тәҗрибә бар.
Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе
Катнашучылар көнүзәк тема – коронавирус йогышына каршы берәләп көрәшү буенча да фикерләрен әйтте.
Форумда катнашучылар иминлек турында да онытмый, битлек киеп йөриләр. Керү юлында санитайзерлар тора, кулларны дезинфекцияләп була, әлбәттә инде, катнашучылар арасында социаль дистанция дә саклана, шулай ук форумны онлайн режимда карау мөмкинлеге дә бар.
Интернет аша чит илләр Ислам галимнәре белән дә аралаша алдылар. Алар, нигездә, үз туган телләрендә — Гарәп яки инглиз телләрендә аралашты, форум мәйданчыгында тәрҗемәчеләр дә эшләде, барысы да үзара тиз аңлаштылар.
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан: «Конференция — тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге. теге яки бу фәнни эзләнүләрдә ирешелгән мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу да, киләчәккә юл картасы да ул.»
Форумда берничә мәйданда фәнни конференцияләр, күргәзмәләр эшли, укулар оештырыла. Мөселман яшьләрен берләштерүгә багышланган студентлар конференциясе дә узачак.
Ә бүген Мәүлид ән-Нәби тантаналары Ислам академиясе залында кичке намаз укудан башлана. Намаздан соң барлык катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә академиянең күп функцияле залына күчә. Чарада танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр, Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре һәм Болгар ислам академиясе укучылары катнашыр дип көтелә.
Булат Шакиев Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.