Изге гамәлләр кылу өчен берләшү. Болгар ислам академиясендә Халыкара җәйге мәктәпнең онлайн-конференциясе уза. Анда волонтерлар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнаша. Интернет-платформа проектның географиясен киңәйтә һәм Россия һәм Ислам дөньясы илләре яшьләренең диалогын ныгыта. Форумга Россия хәйрия фондлары вәкилләре, блогерлар чакырылган. Иң яхшы проектларны «Россия-Ислам дөньясы » сайтында урнаштырачаклар.