Болгар ислам академиясендә быел абитуриентлар кабул итүдә яңалык кертелә. Академиянең попечительләр советы утырышында кабул ителгән карардан күренгәнчә, һәр абитуриент кабул итү комиссиясенә үзәкләштерелгән дини оешмадан тәкъдим хатын күрсәтергә тиеш.
Укырга керү өчен югары белемле булу, гарәп телен белү дә кирәк. Булачак студентларның традицион ислам өлкәсендә шәхси, фәнни һәм иҗади мөмкинлеген тормышка ашыру теләге зур булырга тиеш. Магистратурага керүчеләргә ислам фәннәрен белүгә тест тапшырырга һәм гарәп телендә диктант язарга кирәк. Гарәп телендә әңгәмә дә каралган. Ә докторантурага керергә теләүчеләргә булачак докторлык диссертациясе темасына эссе язарга һәм аны укытучылар белән әңгәмәдә тикшерергә кирәк. Үзизоляция режимы игълан ителү белән, оператив рәвештә академия сайтында «Абитуриентның шәхси кабинеты» онлайн-сервисын эшләтеп җибәргәннәр. Укырга керә торган кеше өйдән чыкмыйча гына кабул итү комиссиясенә кирәкле документларын бирә ала.
***
Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды. Ел саен уздырыла торган акцияне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан итте. Чара авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән оештырыла.
Традицион рәвештә нәкъ менә шушы изге айда республикабыз мөселманнары хәйриячелек өлкәсендә иң зур активлык күрсәтә, чөнки Рамазан аенда сәдака бирү бик күркәм гамәлләрдән санала. Изге гамәлләр кылу, аз керемлеләргә һәм авыруларга карата юмартлык күрсәткән өчен саваплар шушы 30 көндә күпкә тапкырлана һәм ул адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта. Ярдәм итү ысуллары һәм реквезитлар Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.