Мөселман өммәтендә мөһим һәм тарихи вакыйга. Болгар ислам академиясен Ислам фәне буенча 23 магистр тәмамлады.Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Россия күләмендә бу юнәлештә алар беренчеләр. Магистр дипломын шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга да тапшырдылар.
Өч ел эчендә булачак магистрлар ислам фәннәре, хокук, Гарәп теле, Коръән өйрәнгән. Академиянең планнары зур -бөтенроссия ислам китапханәсен оештыру гаилә советын булдыру, яңа корпус төзү. Үсеш стратегиясе 25 елга кадәр язылган.
Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов: «Академиянең булуы гына түгел, ә аның елдан ел үсүе әһәмиятле. Якын арада белгечләр әзерләп дөньякүләм мөселман өммәтенә җитди ярдәм күрсәтәчәкбез.» Болгар ислам академиясе даны Россия Федерациясе белән генә чикләнми Укырга керергә теләүчеләр саны елдан- ел арта, быел магистратурага бер урынны дүрт кеше дәгвалый.
Мөршидә Җиһан Фирүзә Насырова.