Биредә ислам белгечләре – магистрлар һәм докторлар әзерләнә.
Быелгы Кабул итү йомгакларына һәм яңа уку елына багышланган матбугат очрашуында бу хакта һәм гомумән академия эшчәнлеге турында тәфсилләбрәк сөйләнде. Быелдан башлап белгечлек программалары тулысынча әзерләнеп өч төрле юнәлеш ачылган . Беренчесе Ислам нигезләре һәм хокукы , икенчесе Ислам гакыйдәсе. Өченчесе -Корьән һәм хәдисләр белеме җыелмасы. Журналистлар белән магистратура юнәлешен алып баручы Әнвәр Әхмәд шәех , Болгар ислам академиясенең ректор вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов һәм башка остазлар аралашты.