Дини һәм иҗтимагый тормышта җомга көненең шәрәфле урыны бар. “Яңалыклар”ның җомга чыгарылышын Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә багышланган сәхифә белән дәвам иттерәбез. Сүзне хезмәттәшем Мөршидә Җиһанга бирәм.
Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!Декабрь ае үтеп бара. Нәтиҗәләр ае. Быелгы ел тарихка Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын зурлап бәйрәм итү белән кереп калды. Шул уңайдан Мәскәүдә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын тәмамлау чарасы узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.Мәскәүнең Союзлар йорты Колонналар залында үткәрелгән чарада Россия төбәкләреннән чакырылган кунаклар, шул исәптән Татарстаннан дин әһелләре катнашты.
Исегезгә төшереп узабыз Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Федераль һәм Татарстандагы чаралар планы 150 дән артык гамәли йөкләмәдән гыйбарәт иде. Төп чаралар 19ыннан -21 майга кадәр узды. Алар арасында – XIII Халыкара “Россия – Ислам дөньясы: Kazan 2022 икътисади саммиты, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы. 1100 дин әһеле катнашында “Милли тормыш һәм дин” уникенче Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы. Шулай ук Казан шәһәрендә 10 мең мөселман кабул итәрлек Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салынды.
Моннан тыш 2022нче елда Татарстанда 14 мәчет, 3 мәгърифәт үзәге, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең яңа корпуслары үз ишекләрен ачты.
*****
Мәскәүдә тагын бер истәлекле вакыйга Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2023» ундүртенче халыкара икътисадый саммитына әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә үтте. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый форумына федераль статус бирү бурычын куйды дип белдерде Марат Хөснуллин.
Киңәшмәдә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында «KazanSummit»ка федераль статусын бирү турындагы карар өчен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерде. Бу безнең өчен зур ышаныч. Илнең икътисадый мәнфәгатьләрен тәэмин итү зарурлыгы шартларында Россия Федерациясенең мөселман илләре белән хезмәттәшлеген киңәйтүнең әһәмияте арта», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Киңәшмәдә Халыкара икътисадый саммитын үткәрү даталары буларак 2023 елның 18-19 мае тәкъдим ителде.
****
Бүгенгә сәхифәбез тәмам. Һәр гамәл нияткә карап дип искәртә бер хәдис. Ниятләрегез изге булсын. Киләсе атнада чыгарылышыбыз дини китапларга багышланыр. Ә бүгенгә саубуллашам. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!