БМО Генераль секретаре Антониу Гуттереш Владимир Путинның һәм Джо Байденның стратегик тотрыклылык турындагы уртак белдерүен шәрехләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
БМО Генераль секретаре гаризаны хуплавын һәм ул атом-төш арсеналларын киметүгә китерәчәк дип өметләнә.
Исегезгә төшерәбез, Россия һәм АКШ лидерлары очрашуы 16 июньдә Женевада узды. Сөйләшүләр 4,5 сәгать дәвам итте. Очрашу нәтиҗәләре буенча Путин Байден белән ведомствоара дәрәҗәдә стратегик тотрыклылык буенча консультацияләр башларга килешүен белдерде. Аның сүзләренә караганда, ике ил дөньяда стратегик тотрыклылык өчен аерым җаваплылык тоя.