Республика югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Абитуриентлар берьюлы 10 юнәлеш буенча 5 югары белем бирү учреждениесенә гариза бирә ала. Быел Казан Федераль университетында гына да 7 меңнән артык бюджет урыны бар.Тулырак киләсе язмада.
Кабул итү кампаниясенең беренче көнендә Казан университетында гадәти булмаган тынлык. Абитуриентлар аз. Гаризаларны көндез генә түгел, ә дистанцион рәвештә, сервислар ярдәмендә дә кабул итәләр.
Документларның төп нөсхәләрен 3 августка кадәр тапшырырга кирәк. Быел Казан федераль университеты 14 мең студент кабул итә. Ә бюджет урыннары саны-7 меңнән артык.
Психология һәм мәгариф, халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад, финанс, фундаменталь медицина һәм биология институтларында бюджет урыннары күбрәк.
Абитуриентлар берьюлы 5 югары уку йортына ун юнәлеш буенча гариза бирә ала. Әмир Галиев менеджмент булырга җыена.
Уку бәясе элеккечә калды. Иң кыйммәтле дисциплина дизайнны өйрәнү. Елга 300 мең сумга кадәр. Ә узган елның иң популяр юнәлешләре-халыкара мөнәсәбәтләр, дәвалау эше, айти өлкә.
Фирүзә Насыйрова, Татарстан яңалыклары.