Бүген Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме икенче утырышы үткәрелә.
Утырышның көн тәртибенә 41 проект кертелгән.
Алар арасында шәхси корал әйләнеше өлкәсендә норматив-хокукый җайга салуны катгыйландыру, Салым кодексының беренче өлешенә үзгәрешләр кертү , халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм башка юнәлештәге проектлар бар . Көн тәртибендә шулай ук 2020 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» законы проекты да каралачак.