Игътибарсыз калмассыз! «Бишек» социаль йорты авыр тормыш хәленә эләккән хатын-кызларга, йөкле хатыннарга һәм балалы әниләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү буенча эшли. Соңгы ике елда аның ишекләре бердә ябылмый. Проект нигезенә Казандагы «Бишек» социаль йортының күпьеллык эш тәҗрибәсе салынган.
Икенче ел рәттән Яшел Үзәндә «Бишек» социаль приюты эшли. Йөкле, кечкенә балалары булган әниләр монда ярдәм сорап килә. Зоя монда әтисе белән озак һәм авыр мөнәсәбәтләр булу сәбәпле килә, берүзенә, кулында кечкенә бала белән өйдә калу куркыныч була. Яшел Үзән приюты турында социаль челтәрләрдән белә ул.
Приютта хатын-кызлар һәм балалар өчен уңайлы яшәү шартлары тудырылган. Аларны азык-төлек һәм беренче кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр. Тәртипне координаторлар күзәтә. Алар яңа кунакларны рәсмиләштерәләр, бүлмәләргә урнаштыралар.
Үзәкнең миссиясе — яклау һәм һәрьяклап ярдәм итү. Балалар һәм өлкәннәр белән психологлар даими эшли. Әниләр көнкүреш эшләрен оештырырга һәм балаларны карарга өйрәнә, яңа һөнәрләр үзләштерә.
Приют йортында балалар бакчасы бар, бу әниләр өчен бик уңайлы. Авыр хәлдә калган хатын-кызлар монда эш таба ала. Азык-төлек, беренче кирәкле товарлар һәм кием рәвешендә гуманитар ярдәм якын районнарда яшәүчеләрдән һәм хәйриячеләрдән даими килеп тора. Шушы көннәрдә Казанның инициатив төркеме егетләре кунакларның иминлеге өчен койма төзүне оештыра.
Хәзер социаль йортта 4 гаилә яши. Бер ел эчендә приют 40 кешене кабул итә, аларга матди һәм юридик ярдәм күрсәтелә. 50 дән артык гаиләгә азык-төлек һәм гуманитар ярдәм бирелгән. Шулай ук приют кечкенә балалары булган аз керемле гаиләләрне дә игътибарсыз калдырмый.
Ә приютка һәркем ярдәм итә ала. Кирәкле әйберләр исемлеге оешманың социаль челтәрләрендә даими рәвештә бастырыла. Нигездә азык-төлек, гигиена чаралары һәм кием кирәк.