Безнең Татарстан телерадиокомпаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә, авыру балаларга ярдәм акциясен дәвам итә. Бүген — биш яшьлек Реналь Гафиятуллинның тарихы, аның каны бозылган. Тән авырлыгы кытлыгы күзәтелә. Дәвалау махсус туклануны таләп итә.
Лейкоз диагнозын аңа сигез айда куйганнар. Күпсанлы анализлар, процедуралар, югары дозалы химиотерапия курслары да уңай якка үзгәреш бирми.
Сөяк миен күчереп утырткач, малайның хәле авырая. Ризык эшкәртелми, бик тиз ябыга башлый.
Биш яшькә кадәр Реналь даими рәвештә хастаханәләрдә дәвалана. Ел ярым элек, икенче трансплантациядән соң — урамга чыга башлый. Әти-әнисе диагноз – башка кабатланмас дип өметләнә. Реналь, барлык балалар кебек үк, мәктәпкә бара аласына ышана. Ә моның өчен сабырлык һәм көч җыярга кирәк. Хәзер аңа ярты елга якын махсус туклану кирәк.
Ул өч йөз мең сумга төшә. Без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәрергә мөмкин. Бер хәбәрнең бәясе — 75 сум. Яисә экранда күрсәтелгән куар коды буенча күчерергә була. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмәт безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Алия Галиуллина, Ралина Абрамова, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары