Балаларга ел әйләнәсе бәйрәм ясаучы Наз хәйрия оешмасы исеменнән үк үзенә җәлеп итеп тора. Алар һәрдаим сәламәтлеге чикле балалар өчен махсус акцияләр оештыра. Бу юлы Татарстанның төрле районнарыннан килгән балалар яңа зоопаркка барды, ә аннары остаханәдә шөгыльләнде.Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Зоопаркны күрү бәхетенә ирешкән балалар әле дә тәэсирләреннән арына алмый.
Әлеге балаларның язмышы әти-әниләре, социаль хезмәткәрләр һәм Наз оешмасы кебек ярдәмчел кешеләргә бәйле.
Хайваннар бакчасында күргән тәэсирләрен балалар рәсем итеп тә ясады. Алар өчен махсус остаханә үткәрелде. Күпләр өчен пумаланы тота алу да зур тырышлык таләп итә. Шуңа да карамастан алар рәсем ясарга көч таба. Укытучыларына карап төсләрне дөрес итеп сайларга өйрәнә.
Балаларга шушындый бүләк ясаганнары өчен социаль хезмәткәрләр Наз оешмасына рәхмәтләрен җиткерде. Бу дөньяда һәркем бәхетле булырга тели. Без дә шушылай итеп булса да балаларны шатланыдырабыз дип белдерде Наз оешмасы җитәкчесе .
Мөршидә Җиһан , Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары