Казан елга портында иртәнге якта төрле юнәлешләргә баручы пассажирлар кыен хәлдә калган. Билет алу өчен кассаларда зур чиратлар барлыкка килә. Билетларны онлайн сату да оештырылган, тик бу мөмкинлектән күпләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр файдаланмый. Проблема белән хәбәрчебез дә кызыксынды.
Билет алырга чиратта ул икенче көн тора инде. Елга портына иртәнге сәгать 7дә килә, әмма, кагыйдә буларак, бу вакытка зур чиратлар җыела. Озак хезмәт күрсәтәләр, барысына да урын җитми.
Мондый проблема белән ешрак җәй көне дача сезоны вакытында очрашалар. Теплоходта Иделнең башка ярына тизрәк барып җитәргә мөмкин. Юлны кассаларга чират кына тоткарлый. Проблема беренче ел гына түгел инде. Быел елга портында билетларны сатуда онлайн-сервис эшли башлады.
Әмма әлегә мобиль кушымтаны барысы да үзләштермәгән, пенсионерларга кыенрак. Елга портында сервис шулай да төрле яшьтәге кешеләр арасында популярлыкка ирешер дип өметләнәләр. Башка проблема – урыннар җитмәү буенча да эшлиләр.
Елга портында бу атнада суднолар санын арттырырга вәгъдә итәләр. Әмма күпмегә икәнлеген әлегә төгәл билгеле түгел.
Вадим Гойхман, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.