“Саба таңнары ” газетасы үзенең укучылары белән араларны якынайтып төрледән-төрле бәйгеләр оештыра. Шундыйларның чираттагысы “Әбиле-бабайлы балачак” исеме астында үтте. Җиңүчеләрне котлау чарасыннан киләсе язмабыз.
“Саба таңнары ” газетасы редакциясендә бәйрәм. Укучыларына бүләк өләшүне алар тантаналы итеп уздырырга уйлаганнар.
“Әбиле-бабайлы балачак” бәйгесенә нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне үзләренә чакырырга булганнар.
Игълан ителгән бәйге газетаның интернет сайтында узды. Анда укучылар шушы эчтәлеккә туры килгән фотоларын юллап, матур хатирәләре белән уртаклашканнар.
Бәйгедә катнашучылар саны әлегә бик күп булмаса да, аларның төрле яшьтә булулары шатландыра: укучылар, урта буын, өлкәннәр…Әби-бабайлы рәхәт чаклар, фоторәсемнәр аша үзләренең күңелле истәлекләре белән баетылган.
Ләйсән Хәертдинова гаилә альбомыннан яше дә тулмаган вакыттагы фотоны табып ала. Ул анда әби-бабасы куенда сүрәтләнгән. Еллар үтеп, бабасы бакыйлыкка күчкән булса да, Ләйсәннең күңелендә аралашу мизгелләре иң якты хәтирә булып саклана.
Зәлия Гайнуллина мәктәп укучылары арасында үз эше белән беренче урынны ала.Әтисенең әти –әниләре турында яза ул. Шуңа бүләген дә әтисенә тапшырырга карар итә.
Ильясның ике як әби – бабасы да исән-сау. Ул җәйләрен алар белән үткәрә. Хатында да шул матур чаклар турында язган.
Күңел түрендә әби-бабаларыбыз турында җылы хәтирәләр саклана икән, буыннар бәйләнеше дә өзелми дигән сүз.
Эльза Әхмәтҗанова, Райлә Галәвина, Рөстәм Хәлилов Татарстан яңалыклары, Саба районы.