Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Биләр тыюлыгында булып, марал токымлы боланнарны тукландырып кайттылар. Хәзерге вакытта республикадагы вольерларда 350дән артык болан яши. Кышкы салкыннарда алар бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ.
Марал токымлы болан эре хайван. Пошидан гына калыша, буе 170 сантиметрга, авырлыгы 4 тоннага җитә. Мөгезе нык, көчле, ерткыч җанварларга каршы тора ала. Хәтта бүреләр дә эре маралга һөҗүм итүдән шикләнә. Татарстанга мараллар 2013 нче елда Алтайдан кайтарылган иде. Аларны таулык зонасына җибәрделәр. Җәен үләннәр, яфраклар белән туклансалар, кышын агач кайрысын кимереп, тукланалар.
ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының бүлек җитәкчесе Илфат Вәлиев: Иң мөһиме-маралларны уңышлы кышласыннар өчен азык белән тәэмин итү. Чөнки кышкы чорда алар өчен азык җитәрлек түгел. Өстәмә азык кирәк. Нигездә, аларны җәен әзерләнгән печән белән тукландыралар. Яфрак азык, бөртекле культуралар да бирелә.
Бүгенге көндә республикада 350дән артык марал һәм 250дән артык таплы болан бар. 2016 елдан бирле аларны табигый яшәү тирәлегенә чыгардылар. Республика буенча 70тән артык марал чисәпләнә. Хайваннар республиканың берничә урынында Аксубай, Алексеевск һәм Саба районнарында очрый. Төп максат — бу хайваннарны җирле табигатькә уңышлы яраклаштыру, аларның гомуми санын арттыру.
ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының бүлек җитәкчесе Илфат Вәлиев: Боланнарның саны артсын өчен, бу хайваннарны киләчәктә вальерда карап тоту буенча эш алып барырга кирәк. Безнең шундый планнарыбыз бар.
Табигатьтә бу хайваннар озак яшәми – 13-15 ел. Ә тыюлыкларда боланнарның гомер озынлыгы ике тапкыр артырга мөмкин. Киләсе елга республикада 55 таплы болан һәм 30 маралны чыгару күдә тотыла.
Алсу Гыйльманова, Татарстан яңалыклары.