Сигез әбидә сигез төрле характер, өйләрендә йөз дә сигез төрле эш. Иске Суыксу авылында яшәүче социаль хезмәткәр Миләүшә Гайнетдинова бу режимда дистә еллардан бирле эшли. Иң мөһиме өлкәннәрне яратырга кирәк, ди ул. Әбиләр Миләүшәнең үзен дә яраталар. Бу хакта бик теләп безнең хәбәрчебезгә дә сөйләделәр.
Социаль хезмәткәр Миләүшә Гайнетдинова иртәнге сигезгә үз өендәге эшләрне бер якка салып әбиләре янына ашыга. Үз карамагындагы сигез өлкән кешенең дүртесе янына ул атнага биш, калганнарына өч тапкыр бара. Миләүшәне анда мең дә бер төрле гозер, мәшәкать көтә. Уңганлыгы һәм мәрхәмәтлелеге белән танылган хатын бер эштән дә иренми.
Авыл мәктәбендә кырык елдан күбрәк башлангычлар укыткан Рокыя Шиһапова Миләүшәне атнаның биш көнендә күз карасы кебек көтеп ала. Куллары тыңламаска өйрәнгән ялгыз яшәүче педагог өчен социаль хезмәткәр унбиш ел инде куллар да аяклар да хәзер. Минем бөтен эшемне күңел биреп эшләүче Миләүшәм турында кешеләргә дә сөйләгез әле, дип безнең төшерү төркемен чакыртучы да Рокыя апа булды.
Социаль хезмәткәр эшеннән калган әбиләре дә канәгать. Шулай ук районның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә Миләүшә Гайнетдинованың әйбәт эшләүчеләр исемлегендә булын белдерделәр.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.