Мобилизация кысаларында Чаллы шәһәреннән чакырылган хәрбиләр туганнары белән очрашты. Моның өчен махсус Чаллыдан автобус оештырылды.
Вера Крусс улының баллы ризыклар яратуын сөйләде.Улы 29 сентябрьдә Казан танк училищесына китә. Шул вакыттан бирле алар аның белән телефон аша гына аралаша, беренче очрашу -2 атнадан соң . Вера Крусс сүзләре буенча, улының өйгә кайту мөмкинлеге була, ләкин ул калырга карар кыла.
Мобилизация кысаларында Чаллы шәһәреннән чакырылган хәрбиләр туганнары белән очрашты. Моның өчен махсус Чаллыдан автобус оештырылды.
Чаллыдан Казанга барлыгы 9 гаилә китте-бу 16 кеше дигән сүз. Кайберәүләр балалары белән киттеләр.
Әмма мобилизацияләнүчеләрнең туганнары резервтагыларның сугышчан рухын гына күтәрергә бармый. Алар шулай ук илне саклаучыларга җылы киемнәр һәм өйдә пешерелгэн камыр ризыклары да алып бара.
Безгә берничә гаилә “Казанга, улларыбыз янына барырга автобус оештырып булмас микән дип мөрәҗәгать итте. Без һичшиксез оештырабыз дидек.
Һәм үзәк районында яшәүчеләрнең барлык туганнарына шалтыраталар, 20 гаилә үзлэре мэстэкыйль барырга була. Кайбер предприятиеләр шулай ук өлешчэ мобилизация кысаларында чакырылган хәрбиләрнен гаиләләре өчен автобус бирде.