Чаллыда эшмәкәрләрнең инициатив төркеме мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итәргә карар кылды. Эшмәкәрләр кирәкле әйберләр тутырылган капчыклар әзерли. Исемлектә ит консервлары, җылы әйберләр, дарулар бар. акциядә балалар да турыдан-туры катнаша.
Гөлнара Шабаеваның әйтүенчә, бу улының инициативасы. Малай 4 нче сыйныфта укый. Ул да мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итәргә булган. Җылы сүзләр дә җылы киемнәр кебек җылыта. Чаллы эшмәкәрләре булыша.Флорид Сафин җылы өс киемнәренең чираттагы партиясен алып кайткан.
Җылы киемнәр, шәхси гигиена әйберләре, дарулар, киптерелгән ашамлыклар, башка әйберләр җыялар. Чаллы эшмәкәрләре акчалата да, ашамлыклар белән дә белән ярдәм итә, исемлек буенча әйберләр сатып ала.
Әйберләр тутырылган капчыклар Чаллының бер предприятиесе складында саклана. Махсус штаб булдырылган. Аның координаторы итеп шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин билгеләнгән.
Чаллыда мобилизацияләнүчеләргә юлга 300дән артык комплект бирелгән. Киләсе атнада ил сакчыларын озатырга планлаштырыла. Аларны шулай ук әйберләр белән тәэмин итәчәкләр.
Эльвира Гайнетдинова, Татарстан яңалыклары, Чаллы.