Соңгы вакытта татар телен саклау hәм үстерү юнәлешендә байтак кына чаралар барлыкка килде. Шундыйларның берсе-Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәгариф hәм фән министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге белән бергәләп оештырылган “Аулак өй-баттл” проекты.
Бүген әлеге чараның актив катнашучыларыннан булган Дания Сәлахова hәм Зәлия Нурмөхәммәтова белән шул хакта сөйләшербез.