Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районында 340 урынга исәпләнгән яңа «Байгыш» балалар бакчасы төзелеше барышы белән танышты. Шулай ук биредә «Инеш» дип аталган беренче муниципаль бассейн ачылды. Объект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча төзелде. Хәзер республиканың һәр районында йөзү комплекслары бар.
Бассейнда тәүлегенә 576 кеше йөзеп чыга алачак. Рөстәм Миңнеханов яңа бассейн бинасын карап чыкты һәм башкарылган эшләрнең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бүген Биектау районы актив үсештә, массакүләм спортны үстерүдә дә зур уңышларга ирешә.