«Библиобус» мобиль китапханә комплексы эшләвен дәвам итәчәк. Традиция буенча ул Ветераннар йортына, шулай ук Самосыр һәм Вознесение поселокларына киләчәк.Көннәре һәм вакытлары экранда күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрнең ерактагы бистәләренә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «Библиобус» урнашкан автомобиль 1мең биш йөзгә якын китап сыйдыра ала. Балаларга атап язылган китаплар да тәкьдим ителә. Шулай ук комплекс, стационар китапханәләр фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча, басмалар китерүдә ярдәм итә.